2023 елның 22 июнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. Азнакай шәһәре ЮХИДИ җитәкчесе Р.Р. Гайнетдинов белән берлектә 8 берәмлек техника тикшерелде. Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча 1 карар рәсмиләштерелде.
Илназ Хәмитов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.