Узган атна ахырында «Багира» ҖЧҖ предприятиесендә Кама Тамагы урта мәктәбендә «В», «С», «D» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары үткәрелде. 19 имтихан бирүче арасыннан теориясен һәм имтиханнарның гамәли өлешен 16 кандидат уңышлы тапшырды.
Шулай ук элекке төркемнәрдән 4 кеше «D» категориясенә имтиханнарны кабат тапшырды.
Имтихан тапшыручыларның яшь контингенты 1965-2001 елда туучылар.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.