Казанда Сабантуй

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Казанда 24 июнь көнне төп республика Сабантуе булып узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе өч Сабантуй мәйданында - Мирный торак массивы каенлыгында, Дәрвишләр торак массивы каенлыгында һәм Аккош күлендә аттракционнарны имин эксплуатацияләүне тикшереп торды.

Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары барлык эксплуатантларның да бәйрәм чарасына җаваплы карамаганлыгын, аларны урнаштыру урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органында аттракционнарны теркәмәүләрен ачыклады. Вакытлыча теркәлмәгән аттракционнар бәйрәмдә эксплуатациягә кертелмәде, чөнки 30.12.2019 № 1939 РФ Хөкүмәте карары белән расланган Аттракционнарны дәүләт теркәве кагыйдәләренең 6 п. таләпләрен боздылар.

Андрей Герасимов – аттракционнарны күзәтү һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International