2023 елның 22 июнендә «Алексеевск аграр көллияте» ДАҺБУ базасында «В» «С», «D», «Е», «F» категориясе буенча үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм практик йөртү буенча квалификация имтиханнары үткәрелде. Имтиханнарга кертелгән 46 кешенең 9ы сынауны уңышлы тапшырды.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
