Яңа Чишмә районы физик затларына караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник караулар тәмамланып килә. 2023 елның 07 июненнән 20 июненә кадәр Акъяр, Акбүре, Ленино, Архангел Бистәсе, Екатерина Бистәсе, Тубылгытау авыл җирлекләрендә техник карау үткәрелде. Әлеге чара барышында техник торышка, теркәү документлары һәм тиешле категорияләр белән идарә итү хокукына таныклыклар булуга, беренчел янгын сүндерү чаралары һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектлануга аерым игътибар бирелде. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре һәм тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат та җиткерелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)