2023 елның 19 июнендә Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «В» «С», «D», «Е», «F» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга юл йөрү кагыйдәләрен һәм практикада транспортны йөртеп карый белүгә карата үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары узды. Сынауга кертелгән 29 укучы арасыннан 9 кеше аны уңышлы тапшырды. Кабат имтиханнар 7 көннән дә иртәрәк булмаячак.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.