ТР Сарман муниципаль районы гражданнарының шәхси милкендәге тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2023 елның 9 июне, җомга

Сарман муниципаль районында авыл җирлекләре буенча гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырулар дәвам итә. Чираттагы техник тикшерүләр 7 һәм 9 июньдә Кәүҗияк, Рангазар һәм Петровский Завод авыл җирлекләрендә узды. Техник тикшерүгә барлыгы 42 берәмлек үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар тәкъдим ителде. Тракторларны һәм тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүгә, тышкы яктылык приборларына, тормоз системаларына махсус игътибар бирелде. Кимчелекләре ачыкланган тракторларга һәм тагылмаларга карата актлар төзелде, алар өчен, искәрмәләрне бетергәннән соң, өстәмә техник тикшерү үткәреләчәк. Техник карау үткән үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар якын арада техник карау узу турында таныклык алачак.

 

    Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International