Техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, 2022 елның 8 июнендә Арча муниципаль районының Яңа Кишет авыл җирлегендә шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга соңгы техник караулар уздырылды. Тикшерү барышында 28 берәмлек техника тикшерелде. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә һәм якын көннәрдә алар буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.