Лениногорск нефть техникумында юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләр өчен сынау узды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен укытып чыгарды. Агымдагы елның 7 һәм 8 июнендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды. Биредә курсантлар имтихан билетларын махсус программа урнаштырылган компьютерларда хәл иттеләр, ул имтихан нәтиҗәләрен автомат режимда  бирә. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кардан һәм сазлыктан йөри торган транспортны йөртү күнекмәләре тикшерелде.

      Имтиханнарга заявка биргән 32 курсантның 29ы сынауны уңышлы тапшырды. Тиздән алар А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.

 

       Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International