2023 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.
Кабул итү вакыты – 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфрәим улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (884375) 2-23-79, 8(843)221-77-85
Кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак:
Иске Чүпрәле авылы, Газовая урамы, 10 йорт
Илдар Шәйхатдаров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.