Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналар һәм тагылмалы тракторларны техник тикшерүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 2 июнендә Питрәч муниципаль районында П.В. Дементьев исемендәге КАТК филиалында техник карау үткәрелде.
Әзерлек линиясенә 6 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тәкъдим ителгән иде. Шуларның 4 берәмлеге гамәли дәресләр үткәрү һәм ВСDEF категорияле тракторчы-машинист һөнәре буенча имтиханнар кабул итү өчен кулланыла.
Техник карауның иң мөһим максаты, транспорт чарасының билгеләнешенә бәйсез рәвештә, үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешүдән гыйбарәт. Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышы куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә, комплектлылыгына карата тикшерелә. Шулай ук медицина кирәк-яраклары, яктылыкны чагылдыра торган жилетлар, янгын сүндергеч, тиешле маркада авария тукталышы билгесе, дәүләт теркәү билгесе, теркәлү турында таныклыкта язылган агрегат номерлары тикшерелә.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар буенча ике техник тикшерү акты төзелде. Техник тикшерү үткәрү таләпләренә туры килгән техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.