2023 елның 31 маенда Татар Дөм-Дөме авыл җирлегендә техник карау үткәрелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Юл йөрү кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үзйөрешле машиналар хуҗалары белән профилактик әңгәмә дә уздырылды. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча тракторларның һәм тагылмаларның милекчеләренә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.