«УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «АI», «В», «С», «Д», «Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 15 кеше кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә «АI», «В», «С», «Д», «Е» категорияләре буенча юлсыз урыннардан йөри торган автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәренә укыту программасы буенча әзерлек узган 12 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)