«Татавтодор» АҖ Шәһәр яны филиалы «Биектау» ЮТРИ техник карау уздырылды

2023 елның 19 мае, җомга

«Татавтодор» АҖ Шәһәр яны филиалы «Биектау» ЮТРИ юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә Биектау муниципаль районының Дөбъяз авылында һәм Киндер бистәсендә урнашкан 18 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү вакытында тышкы яктылык приборларының, машиналарның руль һәм тормоз системасы төзеклешенә, янгын сүндерүчеләрнең һәм дару кирәк-яракларының булуына аерым игътибар бирелде, номерлы агрегатларның теркәү документларына туры килүе, механизаторларның таныклыклары булу-булмавы һәм категорияләре тикшерелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча 16 берәмлек техника техник карау узу турында таныклык алачак, 2 техникага, кимчелекләрен күрсәтеп, акт төзелде.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International