Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе, Зәй районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы вәкилләреннән торган комиссия 2023 елда азык әзерләү өчен азык әзерләү техникасын һәм азык саклагычларын тикшерде. Агрофирмалар бу мәсьәләгә бик җаваплы караган иде. Техника технология нигезендә әзерлек сызыгына тезеп бастырылган иде. Тикшерү барышында сусыл азык саклау өчен сенаж траншеяларының әзерлегенә, техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәт хакы шартлары белән таныштырдылар. Азык әзерләү техникасын тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 1 урында – «Восток» АФ ҖЧҖ, 2 урында – «Зәй шикәре» а/ф ҖЧҖ, 3 урында «Зәй» а/ф ҖЧҖ билгеләнде.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.