Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы физик затларына караган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

2023 елның 17 маенда Иске Юраш, Әлмәт авыл җирлекләрендә техник карау үткәрелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Юл йөрү кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үзйөрешле машиналар хуҗалары белән профилактик әңгәмә дә уздырылды. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча тракторларның һәм тагылмаларның милекчеләренә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

     Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International