Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә смотр-конкурс узды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычлары әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Д.А.Яшин җитәкчелегендәге комиссия, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире М.Х.Гаязов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе И.А.Садриев, дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы С.А.Балантаев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында районның 8 авыл хуҗалыгы оешмасында булдылар һәм азык җыю техникасының әзерлек дәрәҗәсен, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен бәяләделәр. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар белән очрашулар барышында хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә, азык әзерләү чорында башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм срокларын исәпкә алып, хезмәт өчен түләүгә һәм механизаторларны матди стимуллаштыруга аерым игътибар бирелде.

      Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International