Кичә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән берлектә, Сарман муниципаль районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2023 елгы азык әзерләүгә хәстәрлеге буенча конкурс-кабул итү үткәрелде. Районның азык әзерләүгә әзерлек дәрәҗәсен РФА Казан фәнни үзәге җитәкчесе Рөстәм Низамов җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Комиссия составында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов, «Россельхозцентр» ФДБУ ТР буенча район филиалы башлыгы Рамил Нәҗметдинов һәм Сарман районында авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бар иде. Әзерлекне тикшергәндә техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
«Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖ 96 балл җыеп, иң яхшы әзерлек күрсәтте, «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ 92 балл җыеп, икенче урынны алды.
Комиссияне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Ул механизаторларга алга таба да уңышлар теләде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)