Лениногорскида азык әзерләү техникасының смотр-конкурсы

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2023 елгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлеге әйдәп баручы белгече А.Г.Нигъмәтҗанов, Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Шәмәрдәнов, авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары катнашты.

Техниканы бәяләү, аны имин эксплуатацияләү таләпләрен исәпкә алып, шулай ук механизатор кадрларының әзерлеген һәм тупланганлыгын исәпкә алып башкарылды. Һәр техника эш органнарын эшләтеп җибәрү белән бәяләнде, шулай ук яктылык, тавыш приборларының булуы һәм төзеклеге, механизаторларда индивидуаль саклану чаралары һәм янгын сүндерү чаралары булу-булмавы да каралды.

Бәяләү эшләре барышында сенаж-силос траншеяларының һәм азык сарайларының әзерлеге дә исәпкә алынды. Смотр-конкурс үткәрелгәндә хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә, хезмәт өчен түләү шартларына аерым игътибар бирелде.

Смотр-конкурс йомгаклары буенча «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Зеленогорский» РПК, «Союз-Агро» ҖЧҖ, Ганиев И.М. КФХ хуҗалыклары иң яхшы әзерлектә дип табылды.

 

Илнур Галимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International