Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Шәмәк, Тауиле һәм Ишкәй авыл җирлекләрендә үзйөрешле техниканы карау

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Техник тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Шәмәк, Тауиле һәм Ишкәй авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалар техникасына ел саен үткәрелә торган техник тикшерүләр уздырыла. Техник тикшерүгә барлыгы 58 берәмлек тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелә. Халыкка техник карау үткәрү турында хәбәр итү җирлек башлыклары һәм төрле мессенджерлар аша вакытында башкарыла.

 

     Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International