Татарстан Республикасында техник карау үткәрү

2023 елның 16 мае, сишәмбе

РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 13.11.2013 ел, № 1013 (26.10.2020 ред.) карары һәм Татарстан Республикасы башкарма комитетлары тарафыннан техник караулар үткәрүнең килештерелгән графигы нигезендә, Балык Бистәсе муниципаль районында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла.

    Техник тикшерүнең төп максаты – тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм тагылмаларның техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү, машиналарның санын, аларның кемнеке булуын һәм башка теркәү белешмәләрен ачыклау.

     Кичә Зур Мәшләк авылында үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның хуҗалары үз техникасын техник карауга тәкъдим иттеләр. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

 

     Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International