2023 елның 16 маенда Никольский авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылмалы техникага чираттагы техник карау уздырылды. Тикшерүгә 8 берәмлек техника күрсәтелде. Алар арасыннан 8 берәилеге тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.