15 майда Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә актив киңәшмәсе узды. 2023 елның дүрт аенда башкарылган эш турында доклад белән Тәтеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Сергей Балантаев чыгыш ясады. Киңәшмә йомгаклары буенча район башлыгы Р.Х. Сафиуллов тарафыннан, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм имин эксплуатацияләү өчен, ЮХИДИ, участок вәкаләтлеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләп киңәшләр һәм йөкләмәләр бирелде.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.