Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан Чүпрәле тармак технологияләре техникумында чыгарылыш укучылары арасында авыл хуҗалыгы җитештерүендә «С», «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан үткәрелде.
Заявка биргән 20 кеше арасыннан имтиханга 20се кертелде, шуларның 15е – «С» категориясенә, 15е «F» категориясенә имтиханнарны уңышлы тапшырдылар.
Җиде көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.
Илдар Шәйхатдаров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.