Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан терлек азыгы әзерләү техникасына техник карау уздырыла башлады. Карауга, үзйөрешле азык җыю комбайннары һәм ургычлар белән беррәттән, печән әзерләү буенча барлык машиналар комплексы тәкъдим ителә: печән чапкычлар, тырмалар, тыгызлап җыйгыч машиналар һәм төргәкләрне ташу арбалары. Тикшерү куркынычсыз эксплуатация таләпләрен максималь үтәү максатыннан үткәрелде. Теркәлүдә булган әлеге категориядәге техниканы беренчеләрдән булып «Актаныш а/ф» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ һәм «Нигез» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Техниканың әзерлек дәрәҗәсе, комплектлау мәсьәләләре техник тикшерү үткәрү таләпләренә ярашлы рәвештә хәл ителгән. Техниканың куркынычсыз эксплуатацияләнүен тәэмин итү һәм оештыру мәсьәләләренә махсус игътибар бирелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.