Кичә Әтнә муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улы килде. Техниканың алда торган азык җыю эшләренә әзерлеге тикшерелде. Районда 18 «ЯГУАР» комбайны, 3 «КВК-800», 5 «Дон-680М», 25 «МАКДОН», берничә башка маркалы үзйөрешле чапкыч теркәлгән. Азык җыю техникасына техник тикшерү графиктан алдарак бара. Ленин исемендәге АХСК, Ф.Галиев исемендәге АХСК, «Кушар» АХСК предприятиеләрен карау барышында министр урынбасары машина-трактор паркларының торышын, техниканың әзерлеген һәм район хуҗалыкларының кадрлар белән тәэмин ителешен югары бәяләде.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
