Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау

2023 елның 12 мае, җомга

Расланган график нигезендә, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ базасында техник карау уздырылды. Теркәлгән 24 берәмлек арасыннан техник тикшерүгә 23 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. 22 берәмлеккә техник тикшерү узу турында таныклык бирелде. Ачыкланган бозулар буенча тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ягыннан бер техник тикшерү акты бирелде.  Хәзерге вакытта график буенча техник карау Зеленодольск шәһәренең башка сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

 

     Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International