Быелның 11 маенда Буаның җирле «ДОСААФ» оешмасында оештырылган юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү курсларыннан соң, «AI» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
Имтиханны тапшыруда исемлек буенча заявка биргән 6 кешенең барысы да катнашты.
Компьютерлар белән җиһазландырылган уку кабинетында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан «Гостехнадзор Экзамен» АСК комплексы ярдәмендә үткәрелде.
Имтихан тапшыруда катнашкан барлык кешеләр имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшырдылар. Аннары курсантлар имтиханның гамәли өлешенә кертелделәр, анда алар уку барышында үзләштерелгән мотовездеход белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
