Һава шартларыннан чыгып, яз башында Алан авылында «Алан» ҖЧҖнең азык җыю техникасыан техник карау уздырылды.
Мондый чараның максаты – тәкъдим ителгән техниканың файдаланган вакытта куркынычсызлык нормаларына туры килүен ачыклау. Анда хуҗалык җитәкчесе А.Х.Фәсхетдинов, районның авыл хуҗалыгы идарәсенең ПО җитәкчесе И.Р. Баев һәм инженер-техник белгечләр катнашты.
Тикшерүгә 4 берәмлек комбайн тәкъдим ителде. Чара барышында техниканың техник торышына аерым игътибар бирелде. Техниканы тәкъдим иткән кешеләрдә теркәлү турында таныклыклар һәм тиешле категориягә ия булу өчен тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде. Шулай ук медицина кирәк-яраклары, янгын сүндерүчеләр һәм авария тукталышы билгеләре барлыгын тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча чара урынында нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр бирелде, чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник тикшерүгә тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналарга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.