«Татавтодор» АҖнең Буа филиалында үзйөрешле юл-төзелеш техникасына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 19 берәмлек төрле үзйөрешле машиналар тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә, техник тикшерүгә тәкъдим ителгән барлык машиналар алга таба эксплуатациягә кертелде һәм аларда техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. Техник тикшерү үткәргәндә һәр механизатор белән аңа беркетелгән юл-төзелеш техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча кыскача инструктаж үткәрелде. Бу эш әлеге категориягә караган үзйөрешле машиналарның тирә-юньдәгеләр өчен зур куркыныч тудыруы һәм, еш кына юллар буйлап автотранспорт чаралары тыгыз график белән хәрәкәт иткәндә, катлаулы юл шартларында файдаланылуы белән аңлатыла.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
