Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетларында техник карау уздырылды

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

 Кичә, расланган график буенча, Сарман муниципаль районының Азалак һәм Александровка авыл җирлекләре башкарма комитетлары үз тракторларын ел саен үткәрелә торган дәүләт техник каравына тәкъдим иттеләр. Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына карата инструменталь контрольлек чаралары кулланылды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.

    Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар уңышлы гына техник карау узды.

 

     Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International