Узган атнада «Багира» ҖЧҖ предприятиесендә Кама Тамагы урта мәктәбендә «А1» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары үткәрелде. Имтихан тапшыруда заявка биргән 15 кешенең 12се катнашты. Теорияне һәм практик өлешен 10 кандидат уңышлы тапшырды.
Имтиханнарны тапшыручыларның яшь контингенты 1975 елда туганнан алып 2005 елда туганнарга кадәр иде. Имтихан бирүчеләр арасында 1 кыз да бар иде.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.