ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы раслаган график нигезендә Әгерҗе муниципаль районының торак пунктларында техник тикшерүләр башланды. Чарада муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнаша. Һәр торак пунктта, техниканы тикшергәннән соң, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.