2023 елга дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән тракторларны, үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны һәм башка төр машиналарны техник тикшерү графигына ярашлы рәвештә, Питрәч муниципаль районында физик затларга карата әлеге төр чараны үткәрү дәвам итә. Узган атнада Чита һәм Иске Йорт авыл җирлекләрендә техник тикшерү үткәрелде. Тикшерүгә 12 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителгән иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Транспорт чаралары хуҗаларына Татарстан Республикасында тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозулар буенча актлар төзелде. Техник карау узганнарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.