Техник тикшерүне үткәрүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан Шылангы авыл җирлегендә шәхси хуҗаларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде. Карау өчен барлыгы 26 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, 23 берәмлеге аны уңышлы узды.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары булган тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Техниканы тәүлекнең караңгы вакытында эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелә.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.