«КЕДР» сәүдә йорты» ҖЧҖдә техник караулар уздырыла

2023 елның 5 мае, җомга

Раслана торган графикка ярашлы рәвештә, «КЕДР» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Основа» ҖЧҖ, шәхси эшкуар Корольков оешмаларында үзйөрешле һәм тагылмалы техникага ел саен уздырыла торган тикшерү үткәрелде. Тормоз системасы, руль механизмы, тавыш һәм яктылык җиһазлары, беренче медицина ярдәме һәм янгын сүндерү чаралары комплектлыгы һ.б. тикшерелде. Шулай ук механизаторларның тракторчы таныклыклары, теркәлү турында таныклыклар, мәҗбүри иминият полисы тикшерелде. Техник тикшерүгә барлык механизаторлар һәм белгечләр җаваплы якын килгәннәр, әмма резиннарның торышы, яктылык җиһазлары, тавыш сигнализациясе буенча берничә искәрмә ачыкланды. Төзек булган барча техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк. Искәрмәләре булган техникага 5 техник карау акты төзелде. 39 берәмлек техника күрсәтелгән иде.

    Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International