Кичә, расланган график буенча, трактор колоннасы җитәкчесе И.Ф.Гыйльметдинов белән берлектә «УК Татспецтранспорт» ҖЧҖ карамагындагы үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карауга 36 берәмлек техника китерелгән иде. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы ут приборлары, кызгылт сары төстәге маякчыклар, тәгәрәп китүгә каршы куела торган терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде. 5 берәмлек техникада аз гына бозулар булуы ачыкланды һәм техник тикшерү актлары төзелде. Төзексезлекләр бетерелгәннән соң әлеге техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.