Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районында шәхси хуҗаларның техникасына еллык техник караулар уздырыла башлады

2023 елның 5 мае, җомга

Техник тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы, Урмандәй, Саурыш, Иске Илтерәк авыл җирлекләрендә шәхси хуҗаларның техникасына еллык техник тикшерүләр уздырылды. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелә. Нигездә, милекчеләрнең максималь санын җәлеп итү максатыннан, техник тикшерү үткәрү графигы кичке вакытка билгеләнә, хәбәр итү торак пункт башлыклары, район газетасы һәм төрле мессенджерлар аша гамәлгә ашырыла. Шәхси затларда булган тракторларга техник тикшерүләр 2023 елның май ае азагына кадәр дәвам иттереләчәк.

 

    Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International