Ключи авыл җирлегендә техник тикшерү үткәрелде

2023 елның 5 мае, җомга

Кичә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә, Ключи авыл җирлегендә техник карау уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналар хуҗалары белән куркынычсызлык техникасы һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде.  Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

     Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International