Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Түбән Ушма авылында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды

2023 елның 5 мае, җомга

Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлеге тарафыннан 4 майда Түбән Ушма авыл җирлегендә шәхси хуҗаларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 16 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.

      Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International