Кичә, 2023 елның 2 маенда, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А.Җәббаров Мөслим муниципаль районында булдылар. Эш барышында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу үткәрелде. Шулай ук Рөстәм Нургали улы һәм Марат Азат улы язгы кыр эшләренең барышы белән дә таныштылар һәм чәчү эшләренең темпы буенча югары бәя бирделәр. Республика башлыгы һәм авыл хуҗалыгы министры механизаторларга оператив эш өчен рәхмәт белдерделәр.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
