«Татавтодор» Минзәлә филиалының «Мөслим» ЮТРИ юл-төзелеш техникасына ел саен үткәрелә торган планлы техник карау уздырылды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

«Тататавтодор» җәмгыятенең Минзәлә филиалындагы «Мөслим» юл-төзелеш идарәсендә юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 14 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Барлык техника да тикшерүне уңышлы узды. «Татавтодор» АҖ механизаторлары техниканы тикшерүгә ел саен сыйфатлы һәм намуслы әзерлиләр. Техник карау вакытында юлда куркынычсызлык тәэмин итүче төеннәр һәм механизмнар тикшерелде, тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөрү системасы, махсус ут приборларының (яктылык маякчыкларының) төзеклеге  һәм конструкциянең башка элементлары тикшерелде. Үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, авария тукталышы билгесе, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителүе дә тикшерелде.

      Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International