«Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺБУ базасында «В, С» һәм «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Имтиханны тапшыруга 27 кеше заявка биргән иде. Имтиханга 19 кеше килде, шулар арасыннан теоретик һәм практик өлешен беренче тапкырдан ук 9 кеше уңышлы тапшырды. Шул ук көнне уку йорты җитәкчелеге тарафыннан 8 сыйныф укучылары өчен «Ачык ишекләр көне» дә оештырылган иде. Әлеге чараның максаты техникум, андагы белгечлекләр белән танышу иде. Аксубай районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе районда механизатор һәм механик һөнәренә ихтыяҗ булуы турында чыгыш ясады.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.