Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү бара.
Кичә мондый чара Алан авыл җирлегендә узды. Техник тикшерүгә 29 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителгән иде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыкларына һәм теркәү документларына, дару кирәк-яракларына һәм янгын сүндергечләргә аерым игътибар бирелде. Техника хуҗалары әлеге чарага намус белән әзерләнергә тырышканнар. Шуңа күрә тикшерү нәтиҗәләре буенча һәркемгә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканың техник торышына аерым игътибар бирелеп, тикшерү чараларын уздырганнан соң, катнашучылар техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.