«Тататавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-төзелеш идарәсендә техника тикшерелде

2023 елның 28 апреле, җомга

«Тататавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-төзелеш идарәсендә юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 22 берәмлек техника, шул исәптән ике берәмлек махсус тагылма тәкъдим ителде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау вакытында юлда куркынычсызлык тәэмин итүче төеннәр һәм механизмнар тикшерелде, тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөрү системасы, махсус ут приборларының (яктылык маякчыкларының) төзеклеге  һәм конструкциянең башка элементлары тикшерелде. Үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, авария тукталышы билгесе, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителүе дә тикшерелде. Механизаторларның тиешле категорияле таныклыклары, шулай ук беркетелгән махсус техника белән эшләүгә рөхсәтләре булганда гына техника белән эш итүгә кертеләләр.

 Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү вакытында юл-төзелеш техникасын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. 22 берәмлек техника техник карауны уңышлы үтте.

 

  Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International