Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Татнефтедор» идарәсендә техника каралды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

2023 елның 25 апрелендә Азнакай муниципаль районының «Татнефтедор» АЮИ тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерүгә 64 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм тышкы яктылык приборлары булуына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.

 

      Илназ Хәмитов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International