Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мәтәскә авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү башланды. Мондый чара Олы Мәтәскә авыл җирлеге торак пунктларында узды. Техник тикшерүгә ике торак пунктта 34 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителде. Техника хуҗалары аларны әлеге чарага намус белән әзерләргә тырышканнар. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең мәҗбүри таләпләрен үтәүдән тыш, техниканың тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирелде, бу исә авылда әлеге чарага махсус статус бирә. Техниканың техник торышына аерым игътибар бирелеп, тикшерү чараларын уздырганнан соң, катнашучылар техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International