Үсемлекләрне химик һәм биологик саклау, сиптергечләрнең булу-булмавын һәм техник торышын тикшерү буенча сезонлы эшләр үткәрүгә әзерлек максатларында Арча районында район конурс-парады үткәрелде. Сиптергечләрнең торышын авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ТР буенча «Россельхозцентр» ФДБУ һәм Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге вәкилләре составындагы комиссия бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча үзйөрешле сиптергечләр арасында җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын – Сафин Айрат – «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторы, 2 урын – Рәйхан Галиммуллин – «Курса МТСы» ҖЧҖ механизаторы, 3 урын – Садыйр Әхмәтҗанов – «Игенче «агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторы. Тагылмалы сиптергечләр арасында: 1 урын – Рәис Һадиуллин – «Северный» АХП ҖЧҖ механизаторы, 2 урын – Фаил Гайнуллин – «Ашыт» ҖЧҖ механизаторы, 3 урын – Равил Ибраһимов – «Ашытбаш» АСК ҖЧҖ механизаторы. Барысы да дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.