2023 елның 24 апрелендә «Татавтодор» АҖнең Арча филиалының Әтнә участогында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 8 берәмлек юл-төзелеш машинасы тәкъдим ителде. Техника юлларда ремонт-төзелеш сезонына яхшы әзерләнгән, техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә, механизаторларның тиешле категориядәге таныклыклары бар. Техник тикшерүдән соң механизаторлар һәм белгечләр белән машиналарны эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, анда интенсив хәрәкәт юлларында эш башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге аерым ассызыкланды.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.