Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы шәхси затларына караган үзйөрешле машиналарны техник карау

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелә. Бүгенге көндә Әтрәкле, Иркәнәш, Аю һәм Наратлы Кичү авыл җирлекләрендә техник тикшерүләр үткәрелде, әлеге эш тагын 15 авыл җирлегендә булачак. Бүлектә физик затлар өчен барлыгы 570 берәмлек трактор һәм аларга тагылма теркәлгән.

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарщсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International